+24 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бик кыска вакыт билгеләнгән

Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә ВКС режимында Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусын төзү буенча киңәшмә узды.

Бик кыска вакыт билгеләнгән
Бик кыска вакыт билгеләнгән

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенконың сәфәре вакытында расланган «Юл картасы»на ярашлы рәвештә, кайбер чаралар буенча бик кыска вакыт билгеләнгән.

- Без кампусның беренче чираты буенча төзелеш-монтаж эшләрен оештыру; җир кишәрлекләрен һәм милекне концессионерга тапшыру; оештыручылар составын һәм идарә структурасын үзгәртү; проектны финанслауны башлау һәм югары уку йортлары тарафыннан җиһазлар сатып алу белән бәйле кайбер мәсьәләләрне оператив хәл итәргә тиешбез, - диде Министрлар кабинеты җитәкчесе.

Премьер-министр кампусның беренче чираты проект документациясенә дәүләт экспертизасы узу темасына җентекләп тукталды. Бүгенге көндә баш дәүләт экспертизасының күпчелек искәртмәләре бетерелгән. Аларның бер өлеше буенча төзәтмәләр экспертлар каравында, тагын берничәсе буенча аерым конструктив һәм күләм-планлаштыру карарлары буенча проект документациясе камилләштерелә.

Проектны гамәлгә ашыруның барышы турында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте. Проектның 1 нче чираты буенча төзелеш эшләрен башлау турында Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев сөйләде. Шулай ук югары уку йортларының бина, лаборатория һәм җиһазлар макетын урнаштыруга әзерлеге белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киңәшмәне тәмамлап, Андрей Назаров планлаштыру карарлары буенча кичекмәстән эш башларга һәм җиһазлар макетын республика вузлары белән берлектә беркетелгән мәйданнарга урнаштырырга кирәклеген искәртте. Премьер-министр шулай ук тәэмин итүчеләрне, финанслау срокларын һәм чыганакларын билгеләргә, шулай ук баш дәүләт экспертизасы вәкилләре белән киңәшмә оештырырга кушты.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: