-3 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Гомерләрне саклап калачаклар

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының медицинаның беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Башкортстан дәваханәләренә яңа сулыш алу аппаратлары килде. Республика дәваханәләренә гомум бәясе 67 миллион сумнан артык булган 16 сулыш алу аппаратлары тапшырылды.

Гомерләрне саклап калачаклар
Гомерләрне саклап калачаклар

Ә Әлшәй районы Раевка үзәк дәваханәсенә ингаляция аппаратлары кайтарылган.

Бу заманча күпфункцияле корылмаларның гомум хакы – 8,4 миллион сум. Алар да Президент Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган.

Мондый аппаратлар операцияләр ясаганда ингаляция анестизиясе өчен һәм сулыш алу ритмын нормада тоту өчен кулланыла. Алар өлкәннәр өчен дә, бер яшьтән алып балалар өчен дә туры килә.

“Хәзер Раевка дәваханәсендә ашыгыч һәм план буенча операцияләр ясаганда кирәкле заманча аппаратлар бар. Бу пациентларның сәламәтлеге өчен көрәштә зур ярдәм”, – ди баш табиб Венер Изикаев.

 

Фото: Әлшәй районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: