+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Төзек юллардан җилдереп йөрербез!

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның дүрт елында, 2019 елдан 2022 елга кадәр, Башкортстанда 1328 километр төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге автомобиль юллары норматив хәлгә китерелгән. Моңа 34,8 миллиард сум акча юнәлтелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 18 миллиард сум.

Төзек юллардан җилдереп йөрербез!
Төзек юллардан җилдереп йөрербез!

- Эшләр Кырмыскалы, Кушнаренко, Уфа, Благовещен, Чишмә, Иглин районнарында һәм Уфа агломерациясендә, шулай ук Ишембай, Стәрлетамак районнарында һәм Стәрлетамак агломерациясендәге Стәрлетамак, Салават һәм Ишембай шәһәрләрендә башкарылды, - дип сөйләде республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Быел 2023-24 елларга планлаштырылган эре объектлар төзү буенча эшләр дәвам итәчәк. Мәсәлән, Уфаның Октябрь районы Зининода транспорт развязкасы, Уфаның Киров районында Югары һәм Академик Ураксин урамнары төзелеше, Рабкоров урамын, Бөре - Тастүбә - Сатка юлын реконструкцияләү, Башкортстан башкаласыннан М-5 трассасына чыгу урыны (Көнчыгыш чыгу юлы).

Быел Башкортстанда төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 200 км автомобиль юлларын, 802 погон метр озынлыктагы 5 күперне ремонтлау планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: