+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сулар һавабыз саф булырга тиеш

Уфада экологик форум кысаларында Русия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Газпром нефтехим Салават», «Башкортстан сода компаниясе» предприятиеләре арасында ике килешү имзаланды.

Сулар һавабыз саф булырга тиеш
Сулар һавабыз саф булырга тиеш

Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, Русия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министрының беренче урынбасары Константин Цыганов, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова, «РГД переработка Салават» җәмгыятенең башкаручы директоры - «Газпром нефтехим» җәмгыяте идарәчесе Леонид Алехин, «Башкортстан сода компаниясе» җәмгыяте генеральный директоры Эдуард Давыдов кул куйдылар.

- Безнең алда халыкның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү, тотрыклы икътисади үсешне тәэмин итү һәм республикада яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча стратегик бурычлар куелды. Нәкъ менә шуңа күрә бүген экологик форумда без Башкортстан Республикасының Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү чараларын үткәргәндә үзара хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешүләр имзаладык, - дип билгеләп үтте Андрей Назаров.

Килешүләр кысаларында атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү, 2025 елга кадәр атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгаруны автомат рәвештә контрольдә тоту системаларын урнаштыру, Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендә атмосфера һавасының сыйфатын мониторинглау системасын үстерү буенча чаралар планлаштырылган.

Яклар республиканың эре шәһәрләрендә атмосфера һавасының сыйфатын яхшырту буенча эшчәнлекнең ачыклыгын тәэмин итү турында килеште.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: