+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда косметика предприятиесе ташламалы займ алды

Башкортстанның Сәнәгать үсеше фонды ярдәмендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча Уфаның «Фабрик Косметик» предприятиесе 100нче займны алды.  

Башкортстанда косметика предприятиесе ташламалы займ алды
Башкортстанда косметика предприятиесе ташламалы займ алды

Ташламалы займ елына бер процент белән 50 миллион сум тәшкил итә. Бу акчаны предприятие яңа җиһазлар сатып алуга юнәлтергә уйлый.

Компаниягә ваннада кулланылучы продуктлар җитештерүне елына 550 тоннага кадәр җиткерергә, шулай ук сатып алучыларга 680 мең литр шампунь башка юыну чаралары тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсе «Фабрик Косметик»та 100 процент тәшкил итәчәк, предприятие эшне тулысынча Русия чималында оештыра.

“Хезмәт җитештерүчәнлеге” гомумдәүләт проекты Русия президенты Владимир Путин баглангычы белән гамәлгә ашырыла.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: