-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Тигез юлдан җырлап кына кайтасы!

«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында Дмитриевка - Кушнаренко автомобиль юлын ремонтлау тәмамланды.

Тигез юлдан җырлап кына кайтасы!
Тигез юлдан җырлап кына кайтасы!

Ремонтланган участокның гомум озынлыгы 3,1 км тәшкил итә. Бу эшләргә 39,1 млн сум акча юнәлтелгән.

- Юлның әлеге участогы ике торак пунктны тоташтыра: Чишмә районындагы Дмитриевка авылын һәм Кушнаренко районының административ үзәген. Асфальт өслек тузган, шуңа күрә ремонтны башкару кирәк булган, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында 74 км төбәк терәк челтәрен норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: