+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Павловкага җилдереп кенә барасы!

Президент Владимир Путин кушуы буенча барлыкка килгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында Благовещен - Павловка трассасы ремонтланган.

Павловкага җилдереп кенә барасы!
Павловкага җилдереп кенә барасы!

Благовещен районының Яңа Надеждино авылы янындагы участокта подрядчы оешма юл өслеген яңарта, юл читләрен ныгыта, горизонталь юл билгеләре, шул исәптән термопластиктан ясалган күчерелмә билгеләр ясый. Бу эшләргә 19 млн сумнан артык акча юнәлтелгән.

- Благовещен - Павловка трассасы - популяр туристик юнәлеш. Ул Башкортстанның иң зур ясалма сулыгы – Павловка сусаклагычына алып бара. Моннан тыш, әлеге юл күп кенә торак пунктларда яшәүчеләрне транспорт белән тәэмин итә. Шуңа күрә әлеге трассаны норматив хәлгә китерү мөһим, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Клебанов.

2023 елда Благовещен - Павловка юлының 7,3 км озынлыктагы өч участогы ремонтланган.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: