+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Мишкә юллары киңәя

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән 2019 елдан илдә “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.

Мишкә юллары киңәя
Мишкә юллары киңәя

Мишкә районында әлеге проект кысаларында Бөре елгасы аша күперне капиталь ремонтлау буенча төп эшләр тәмамланды. Күпердә хәрәкәт ачык. Аның озынлыгы 33 погон метрдан артык тәшкил итә. 2023 елда подрядчылар тимер-бетон конструкцияне ремонтлап, юл япмасын яңарттылар, барьерлы коймаларны монтажладылар. Бу эшләргә 33 млн сумнан артык акча юнәлтелгән. Күпер ремонтын тулысынча 2024 елда тәмамлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында Бәләбәй, Гафури, Иглин, Белорет, Кырмыскалы, Караидел һәм Күгәрчен районнарында җиде күпер ремонтланды. Аларның гомум озынлыгы 851 метр тәшкил итә.

Фото: "Башинформ".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: