+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү дәвам итәчәк

2024 елда Башкортстанда 123 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк.

Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү дәвам итәчәк
Иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү дәвам итәчәк


2024 елда Башкортстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 1,174 миллиард сумлык 123 иҗтимагый территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Башкортстан шәһәрләрендә 67 төзекләндерү проекты гамәлгә ашырыла, авылларда - тагын 56. Мәсәлән, Уфада Урманчылары исемендәге паркны яңартырга планлаштыралар, Салаватта Салават Юлаев бульвары буенча Бочкарев урамыннан Островский урамына кадәр аллеяны төзекләндерүнең икенче этабы белән шөгыльләнәчәкләр, Мәләвездә «Слава» үзәк мәдәният һәм ял паркын модернизацияләүне дәвам итәчәкләр. Авылларда барлык эшләр - 30 сентябрьгә кадәр, шәһәрләрдә 30 октябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш.
- Бу паркларны төзекләндерүгә керешергә җыенганда, анда нәрсә эшләргә теләвебезне тагын бер кат халыкка җиткерергә кирәк, - диде Радий Хәбиров. - Мәйданнарны модернизацияләү өчен акча бар, эшләргә өйрәндек. Ләкин кешеләр белән активрак аралашырга кирәк.
Соңгы биш елда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" федераль программасы буенча Башкортстанда 7 миллиард сумлык 683 иҗтимагый территория төзекләндерелгән, шуларның 91 проценты – федераль бюджет исәбенә.

Федераль проект кысаларында яңартылган барлык объектларны Бөтенрусия тавыш бирү вакытында халык үзе сайлый. 2023 ел нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүчеләр күләме буенча, Башкортстан Русиядә алтынчы урынны алды.
Быел 15 марттан 30 апрельгә кадәр za-gorodsreda.ru порталында «Дәүләт хезмәтләре» хисап язмасын кулланып 2025 елда төзекләндереләчәк территорияләр өчен тавыш бирергә мөмкин. Халыкның уңайлылыгы өчен тавыш бирү 15-17 март көннәрендә Русия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак биналарда оештырыла.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: