-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Эшкуарларга ярдәм чаралары тагын да киңәйтеләчәк

Бу хакта Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә белдерде.

Эшкуарларга ярдәм чаралары тагын да киңәйтеләчәк
Эшкуарларга ярдәм чаралары тагын да киңәйтеләчәк

- Соңгы елларда Русиядә йөзләгән яңа завод, фабрика һәм производство ачылды. Алар арасында индустриаль гигантлар да бар. Индустриаль үсеш - меңләгән яңа производство һәм заманча, яхшы түләүле эш урыннары булдыру дигән сүз. Сәнәгатьне үстерү фондын 300 млрд сумга тулыландырачакбыз. Һәм аны югары технологияле проектларга ярдәм итүгә юнәлтәбез.

Индустриаль технологияләрне үстерүне дәвам итәчәкбез. Кластер алымының өстенлекләрен куллану мөһим. Без максат куябыз: 2030 елга төп өлкәләрдә инвестицияләр күләме 70 процентка артырга тиеш. Бездә монда динамика яхшы.

Эшкуарларның күпчелеге патриотик позицияләрдә тора, һәм Русиядә эшләүче бизнесның инвестицияләрне һәм үз активларын яклау гарантияләре булырга тиеш. Бу дәүләт һәм бөтен җәмгыять мәнфәгатьләрендә. Беркемгә дә кешеләрне җәберләргә яки законны үз файдасы өчен кулланырга рөхсәт ителми. Икътисади үсешкә кече һәм урта бизнес зур өлеш кертә. Узган елда Русия Федерациясендә кече һәм урта бизнес өлкәсендә 1,2 млн яңа компания теркәлгән, - диде Президент.

Владимир Путин сүзләренчә, зур булмаган бизнеска елына бер тапкыр алты айга кредит каникулларына махсус хокук бирергә кирәк. Шул ук вакытта законнар йомшартылырга тиеш.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: