+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Яңа ФАП ишекләрен ачты

Бакалы районының Юлтимер авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр итә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Яңа ФАП ишекләрен ачты
Яңа ФАП ишекләрен ачты

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, бу авылда яңа ФАП барлыкка килү Русия Президенты башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел звеносын модернизацияләү" проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Бу фельдшер-акушерлык пунктында 314 кеше яшәгән Юлтимер һәм Михайловка авылларында яшәүчеләр беренчел медицина-санитария ярдәмен алачак, шуларның 35е - балалар. Район үзәгеннән 20 километр чамасы ераклыкны исәпкә алып, авыл халкы яңа медицина пунктын түземсезлек белән көтте. Элегрәк медицина ярдәме клубның җайлаштырылган бинасында күрсәтелде, дип сөйләделәр төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Яңа бинада килүчеләр һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудырылган: фельдшер һәм акушерлык, процедура-прививка кабинетлары, дарулар саклау бүлмәләре, шулай ук персонал һәм инвентарьны саклау бүлмәләре бар. Яңа җиһазландыру һәм дистанцион технологияләрне куллану нәтиҗәсендә медицина ярдәменең сыйфаты һәм һәркем файдалана алырлык булуы күпкә яхшырачак», - дип белдерде Юлтимердәге ФАПны ачу тантанасында Бакалы үзәк район дәваханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: