Яңа экологик объект “Экология” гомумдәүләт проекты буенча үткәрелә торган шул ук исемдәге Халыкара акция нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр иттеләр республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында.
"Утыртылган 200 агач, тере һәйкәл булып, Бөек Ватан сугышы геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерде", - диделәр министрлыкта.
Акциядә урманчылар, җитәкчеләр, урындагы халык һәм волонтерлар катнашты. Нарат үсентеләре утыртканнан соң, эковолонтерлар Талкас күле буенда чүп-чар җыйды.
«Экология» гомудәүләт проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, эре сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасын пычрату дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук уникаль флора һәм фаунаны саклап калуга юнәлтелгән. Гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.