+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда урманнарны тергезү мәйданы арттырылган

Бу хакта Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов Республика белән идарә итү үзәгендә (ЦУР) Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Нинди күрсәткечләргә ирешелгән?

Башкортстанда урманнарны тергезү мәйданы арттырылган
Башкортстанда урманнарны тергезү мәйданы арттырылган

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Экология” гомумдәүләт проектының “Урманнарны саклау” федераль проекты кысаларында 2024 елда Башкортстан территориясендә урманнарны тергезү эшләре ким дигәндә 15,2 мең гектарда башкарылачак.

Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе барышында 133 меңнән артык кеше тырышлыгы белән 2 миллионга якын үсенте утыртылган. Урман культураларын утырту планның 70 проценты башкарылган (4,5 мең гектар тәшкил итә).

- Көз көне без гадәттәгечә "Урманны саклыйк" бөтенрусия акциясен уздырачакбыз, ул 16 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр узачак, - диде спикер.

Фото: bashinform.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: