+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Берәү генә түгел, берьюлы икәү!

Ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының беренчел медицина звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында, республикада йөзгә якын яңа ФАП ачылды.

Яңавыл районының Иске Кодаш һәм Иске Артаул авылларында яңа фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды.

Модульле ФАПлар җиһазландыру стандартларына тулысынча туры килә, медицина җиһазлары һәм мебель белән тәэмин ителгән. Аларда фельдшерлык, акушерлык, балалар һәм процедура кабинетлары, шулай ук санитария-көнкүреш бүлмәләре бар.

«ФАПларда килүчеләр өчен генә уңайлы шартлар тудырылмаган. Фельдшер эше дә уйланылган. Кабинетлар оператив мәгълүматлар алмашу өчен заманча технологияләр белән җиһазландырылган, телемедицина консультацияләрен онлайн режимда уздыру мөмкинлеге бар. Бу уңайлыклар пациентларга тиз һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтә Яңавыл үзәк район хастаханәсенең баш табибы Тимур Мадьяров.

Яңавыл районы территориясендә барлыгы 18 модульле ФАП эшли. Арытаба тагын өч модульле объект ачу планлаштырыла.

Фото: Яңавыл районы хакимияте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: