+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Табибларга уңайлы шартлар тудырыла

Русия Президенты Владимир Путин «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасы буенча Раевка үзәк район дәваханәсенә яңа «Лада Гранта» автомобиле кайтарылды.

Табибларга уңайлы шартлар тудырыла
Табибларга уңайлы шартлар тудырыла

Бу - гомумдәүләт проекты кысаларында дәваханә алган дүртенче автомобиль, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы ярдәмендә табиблар һәм шәфкать туташлары эше өчен лаеклы һәм уңайлы шартлар тудырыла, - дип ассызыклады Раевка үзәк район дәваханәсе баш табибы Венер Изикаев. - Әлбәттә, бу районыбызның ерак урнашкан торак пунктларында яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтүне яхшыртуга ярдәм итә».

Исегезгә төшерәбез, 2024 елда Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында 4 мең берәмлектән артык медицина җиһазлары һәм 206 автотранспорт берәмлеге сатып алу планлаштырыла.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: