Башкортстанның Учалы районы Кытайга җитен экспортын арттыра, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзор”ның төбәк буенча идарәсендә. Бу көннәрдә күзәтчелек ведомствосы Кытай Халык Республикасына экспортлау өчен Учалы районы авыл хуҗалыгы предприятиесе тарафыннан әзерләнгән 649 тонна азык-төлек җитененең чираттагы партиясенә контроль тикшеренү үткәрде.
Җитен пробалары “Россельхознадзор” карамагындагы сынау лабораториясендә барлык кирәкле тикшеренүләр узды. Экспертиза нәтиҗәләре буенча үрнәкләрдә хәвефле карантин организмнар ачыкланмаган. Май культурасы Кытай контрагентына җибәрелгән.
Билгеле булуынча, узган елның декабрь азагында Әбҗәлил һәм Стәрлебаш районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләре Евросоюз илләренә 879 тонна азык-төлек җитене экспортлаган иде. Ноябрьдә Башкортстан Мәләвез, Стәрлетамак һәм Хәйбулла районнары аграрийлары үстергән азык-төлек җитенен беренче тапкыр Әфганстанга озатты.
Исегезгә төшерәбез: “Лаеклы һәм нәтиҗәле хезмәт һәм уңышлы эшкуарлык» максатлары кысаларында илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла.
Фото:пресс-служба управления Россельхознадзора по РБ