Андрей Назаров белдерүенчә, республика 14 гомумдәүләт проекты составында 49 төбәк проектын гамәлгә ашырган. Алар төбәкнең социаль-икътисади үсеше өлешендә төрле бурычларны хәл итү өчен мөһим инструментка әверелгән. Проектлар тормыш эшчәнлегенең барлык төп өлкәләрен диярлек колачлаган. Алты ел эчендә аларны финанслауның гомум күләме 214 миллиард сумнан артып киткән.
Арытаба утырышта мәгариф системасын һәм мәдәният өлкәсен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
– Әлеге тармакта гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга 6 ел эчендә 30 миллиард сум чамасы акча юнәлтелгән, шуның яртысыннан артыгы – федераль бюджеттан, – диде Андрей Назаров.
Беренче вице-премьер Урал Килсенбаев хәбәр итүенчә, “Мәгариф” һәм “Мәдәният” проектларының барлык күрсәткечләре буенча планлы күрсәткечләргә ирешелгән.
2019-24 елларда “Мәгариф” гомумдәүләт проектының төбәк программаларын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән бюджет акчаларының гомум күләме 23 миллиард сум тәшкил иткән. Шуларның 15 миллиард сумы федераль бюджет исәбенә финансланган – бу Башкортстанда гамәлгә ашырылган барлык проектлар арасында федераль акчалар җәлеп итү күләме буенча 5нче һәм Идел буе федераль округы буенча 2нче урын. “Мәдәният” гомумдәүләт проектының төбәк программаларын гамәлгә ашыруга 6 ел эчендә 6,6 миллиард сум юнәлтелгән. Федераль бюджет исәбенә 1,5 миллиард сумга финансланган.
Утырышта катнашучылар, шулай ук, “Экология” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышына йомгак ясады.
Андрей Назаров белдерүенчә, республикада соңгы 6 елда табигатьтән файдалану һәм экология өлкәсендә җитди эш башкарылган, төп нәтиҗәләргә ирешелгән.
– Без калдыкларны рөхсәтсез күмү, су объектларын зарарлау, шулай ук урманнарны саклау белән бәйле проблемаларны хәл итү белән актив шөгыльләндек. Бу максатларга барлыгы 3,4 миллиард сум юнәлтелде, шуларның 2,9 миллиард сумы – федераль бюджет акчалары. Проектны 100 процент нәтиҗә белән тәмамлыйбыз. Федераль үзәк каршындагы барлык йөкләмәләр үтәлде, – диде Андрей Назаров.
Арытаба утырышта “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. 2018-24 елларда әлеге проект кысаларында 50 балалар бакчасы һәм 3 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган.
– Соңгы 6 елда Башкортстанда “Демография” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 40 миллиард сум чамасы акча бүленде, шуның 32 миллиард сумы – федераль акчалар. Төп чаралар арасында –балалар тууга бәйле түләүләр, мәшгульлекне тәэмин итү, балалар бакчалары төзү, өлкән буын гражданнарга ярдәм итү, спортны үстерү һәм башкалар. Башкортстан, барлык күрсәткечләрне югары дәрәҗәдә үтәп, проектны гамәлгә ашыруны лаеклы төгәлләде. Балалар бакчаларын актив төзү нәтиҗәсендә 2020 елда ук яслегә чират бетерелде, – диде Андрей Назаров.
Хөкүмәт утырышында “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” һәм “Торак һәм шәһәр мохите” проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре дә каралды.
Андрей Назаров билгеләвенчә, юлларга кагылышлы проектны гамәлгә ашыруга барлыгы 53 миллиард сумнан артык акча каралган булган. Шул ук вакытта акчаларның яртысыннан күбрәге федераль бюджеттан җәлеп ителгән.
Башкортстанда 6 елда әлеге проект кысаларында 1800 километр юл ремонтланган. Шулай ук гомум озынлыгы 1480 метр булган 21 күпер норматив хәлгә китерелгән, гомум озынлыгы 95,5 километр булган 13 юл һәм озынлыгы 794 метр булган 2 күпер төзелгән һәм реконструкцияләнгән.
Шул ук көнне сәламәтлек саклау өлкәсендә гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча да нәтиҗәләр ясалды. Төбәк өчен әһәмиятле казанышларның берсе – сабыйлар үлеменең кимүе. Бу күрсәткеч статистик күзәтүнең бөтен тарихында минималь күрсәткечкә кадәр төште. 6 ел эчендә ул 40 процентка кимегән – 2019 елда туган 1000 кешегә 6,1 очрактан былтыр 3,7 очракка кадәр.
“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 33,4 миллиард сум юнәлтелгән, шул исәптән 21,9 миллиард сум – федераль бюджеттан. Биш ел эчендә 23 сәламәтлек саклау объекты файдалануга тапшырылган, тагын 99ы капиталь ремонтланган. Медицина оешмаларына 12184 берәмлек медицина җиһазы һәм 481 санитария автомобиле кайтарылган. Санитария авиациясе ярдәмендә 682 пациент эвакуацияләнгән.
Утырышта “Санлы икътисад” гомумдәүләт программасына да нәтиҗә ясалды, аның кысаларында узган елда республиканың 3 меңнән артык социаль әһәмиятле объекты Интернетка тоташтырылган.
– “Санлы икътисад” гомумдәүләт программасы буенча алты елда финанслауның гомум күләме якынча 220 миллион сум тәшкил итте. Русиянең Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы белән “Башинформсвязь” компаниясе арасындагы килешүне үтәү кысаларында республикада социаль әһәмияткә ия объектларны Интернет челтәренә тоташтыруга 2 миллиард сумга якын акча җәлеп ителде, – диде Андрей Назаров.