-11 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Фән һәм мәгариф үсешенә дә ярдәм итәчәк

Владимир Путин космик тармакны үстерү буенча яңа гомумдәүләт проекты булдыру турында белдерде.

Фән һәм мәгариф үсешенә дә ярдәм итәчәк
Фән һәм мәгариф үсешенә дә ярдәм итәчәк
Якын арада Русиядә космик тармакны үстерү буенча яңа гомумдәүләт проекты расланырга тиеш. Бу хакта 16 апрельдә Русия Президенты Владимир Путин космик эшчәнлекне үстерү буенча киңәшмәдә хәбәр итте.
"Мартта «Роскосмос» җитәкчесе Дмитрий Владимирович Баканов белән очрашуда без яңа гомумдәүләт проекты якын арада расланачак дип килештек. 2026 елга һәм 2028 елга кадәр федераль бюджетны әзерләү кысаларында аны тулы күләмдә финанслауны тәэмин итү өчен", - дип ассызыклады президент.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа гомумдәүләт проекты кысаларында Русия космик программасының якындагы һәм озак вакытлы максатлары формалаштырылачак. Президент бу фән һәм мәгариф системасы алдына актуаль бурычлар куярга ярдәм итәчәк, дип өстәде.

Путин космик тармакта гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру, шул исәптән, Русиядә пилотсыз очкычлар системасын җәелдерүгә ярдәм итәргә тиеш, дип белдерде. Ул бу өлкәдә яңа техник карарларны куллануның мөһимлеген билгеләп үтте.

Фото: iz.ru


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас