Аның составында табиблар быел 365 торак пунктта булган. «Сәламәт республика – сәламәт төбәк» акциясе гамәлдә булу вакытында белгечләр 40 меңнән артык пациентны тикшергән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча авырулар үсешенең 23 меңгә якын куркыныч факторы ачыкланган. Кирәк булганда, авыл кешеләрен өстәмә тикшеренүгә һәм дәваханәгә озатканнар. Акциягә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин нәтиҗә ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елдан, акция башлангач, торак пунктлар һәм тикшерелгән пациентлар саны 1,5 тапкыр арткан. Чагыштыру өчен: беренче елда «Сәламәтлек поезды» аша 104 мең тикшеренү үткәрелсә, быел – 175 мең.
Исегезгә төшерәбез: күчмә медицина комплекслары 21 апрельдән 16 сентябрьгә кадәр йөрде. Алар составында – күчмә флюорографлар һәм маммографлар, мобиль ФАПлар, сәламәтлек үзәкләре, шул исәптән Республика кардиоүзәгенең кардиомобиле, Куватов исемендәге РКБның диагностика комплексы, 21нче Уфа дәваханәсенең «Женское здоровье» күчмә модуле.
Халыкны тар белгечләр: терапевтлар, хирурглар, онкологлар, гинекологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар һәм башкалар кабул итә.
Фото: "Башинформ"