-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?

Чыгарылыш сыйныфында укучы кызлар һәм егетләр өчен яңалык бар.

Соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?
Соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак?
Русия Мәгариф министрлыгы 2026 елда мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәләренең бердәм көннәрен билгеләгән. Ведомство тәкъдимнәрне илнең барлык төбәкләренә җибәргән.
2025/2026 уку елын тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау – 26 майга, ә чыгарылыш кичәләре 27 июньгә билгеләнгән.
Бәйрәм чаралары программасына Дәүләт флагын күтәрүне һәм Дәүләт гимнын башкаруны, күпбалалы гаиләләрне хөрмәтләүне, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның чыгышларын кертү тәкъдим ителә.
«Президент Владимир Путин башлангычы белән эшләтеп җибәрелгән “Яшьләр һәм балалар" гомумдәүләт проектының бурычлары нигезендә Дәүләт флагын күтәрү һәм Русия Федерациясе Дәүләт гимнын башкару тантанасы патриотик эшнең мөһим өлеше булып тора. Без мәктәпләрдә Ватанга хөрмәт белән карау һәм аның белән горурлану тойгысын уятуга юнәлтелгән эшне алдагы елда да дәвам итәчәкбез. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр мәктәпне тәмамлаган һәр укучыга, мәктәп белән саубуллашканда, яхшы истәлекләр генә алып китәргә мөмкинлек бирүенә ышанам», – дип билгеләгән мәгариф министры Сергей Кравцов.

Автор фотосы.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас