-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Башкортстанның ике колледжы грантка сайлап алынды

Быел старт алган яңа «Агропрофессионалитет» программасы ярдәмендә төбәкләр аграр колледжларны үстерүгә грантлар алачак.

Башкортстанның ике колледжы грантка сайлап алынды
Башкортстанның ике колледжы грантка сайлап алынды
Программа «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының «АПКда кадрлар» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла, дип белдәләр Башкортстан Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

«Агропрофессионалитет» программасы буенча конкурс буенча Русиянең 13 төбәгеннән 18 проект узган, шуларның икесе — Башкортстаннан. Грантка сайлап алуда Русиянең 46 субъекты катнашкан, алар Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгына 76 үсеш проекты буенча заявка документациясе тапшырган.

«Грантка Аксен һәм Урал аръягы агросәнәгать колледжлары сайлап алынды, — дип хәбәр итте Хөкүмәт вице-премьеры— Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Акчалар инфраструктураны һәм җиһазларны, матди-техник базаны яңартырга, җиһазлар һәм программалар сатып алырга, белем бирү программаларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Болар барысы да гадәттәгечә компетентлы белгечләр, тармак җитәкчеләре һәм булачак фермер-эшкуарлар әзерләү өчен Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы төзи торган системаның мөһим өлешенә әвереләчәк».
Шунысы мөһим, программада катнашу өчен мәҗбүри шарт булып колледжның агротехсыйныфлары булган мәктәп һәм бизнес — булачак эш бирүче белән партнерлыгы тора.

Фото: пресс-служба / правительство РБ

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас