Бу - быел Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Яшәү өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында ремонтланучы иң зур корылма. Аның озынлыгы 745 метрдан артык.
Бу ел башында подряд оешмасы сул якта хәрәкәтне яңадан башлап җибәрде һәм күпернең уң ягын ремонтларга кереште. Үткән айда күпернең ике терәгендә җөйләрнең монолит участокларын урнаштыру төгәлләнде, су агызу системаларын монтажлау һәм башка эшләр дәвам итә.
- Күпер республика халкы өчен бик мөһим. Ул транспорт элемтәсен һәм федераль трассага чыгуны тәэмин итә. Көн саен аннан 4 меңгә якын автомобиль үтә, – диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Күпердәге барлык эшләрне быел тәмамлау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru