+27 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Курорт авылы халкы бик рәхмәтле

Яңа ФАП берничә ай эчендә 700дән артык кешене кабул иткән.

Курорт авылы халкы бик рәхмәтлеКурорт авылы халкы бик рәхмәтле
Курорт авылы халкы бик рәхмәтле
Узган елның декабрендә Гафури районының Курорт авылында заманча фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Аны Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Дәвамлы һәм актив тормыш» гомумдәүләт проекты ярдәмендә тергезгәннәр.
Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, ФАПның модульле бинасы актуаль нормативларга тулысынча туры килә. Биредә комплекслы беренчел ярдәм күрсәтү өчен барысы да бар: табиб кабинеты, процедуралар бүлмәсе, уңайлы көтү зонасы. Персонал өчен аерым бүлмәләр җиһазландырылган, даруларны һәм инвентарьне саклау урыннары каралган. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга аерым игътибар бирелә — пандус куелган.
Яңа медпункт 460 авыл кешесенә хезмәт күрсәтә, шуларның 85е балалар. Эшләү дәверендә тәҗрибәле фельдшер Валентина Львова ( стажы — 33 елдан артык) 700дән артык пациент кабул иткән һәм 22 телемедицина консультациясе үткәргән.
ФАП ачылу —авылда медицинадан файдалану мөмкинлеген арттыруда һәм Башкортостанның Сәламәтлек саклау системасын ныгытуда мөһим адым.


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас