+12 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Башкортстанда медицина ничек үсешә?

“Сәламәтлек саклау”, “Озайлы һәм актив гомер” гомумдәүләт проектлары аны тагы да сыйфатлырак һәм нәтиҗәлерәк итә.

Башкортстанда медицина ничек үсешә?Башкортстанда медицина ничек үсешә?
Башкортстанда медицина ничек үсешә?

“Сәламәтлек саклау”, “Озайлы һәм актив гомер” гомумдәүләт проектлары – Русия халкының сәламәтлеген яхшыртуга һәм сәламәтлек саклау системасын үстерүгә юнәлтелгән мөһим проектлар. Алар ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән старт алды һәм сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүгә, авыруларны профилактикалауга юнәлтелгән күпсанлы программаларны берләштерде. Максат бер – Русия халкының сәламәтлеген ныгыту, гомер озынлыгын арттыру. Бу максаттагы бурычлар төрле программалар һәм чаралар ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

“Сәламәтлек поездлары” эшен дәвам итә

Ил Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Озайлы һәм актив гомер” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Сәламәтлек поездлары” халыкка күчмә медицина тикшеренүләре уздыра һәм ярдәм күрсәтә. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, кирәк булганда, авыл кешеләрен өстәмә тикшеренүгә һәм дәваханәгә юллыйлар.
Күчмә медицина комплекслары составында – флюорографлар һәм маммографлар, мобиль ФАПлар, сәламәтлек үзәкләре, шул исәптән Республика кардиоүзәгенең кардиомобиле, Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсенең диагностика комплексы, 21нче Уфа дәваханәсенең “Хатын-кыз сәламәтлеге” күчмә модуле.
Халыкны тар белгечләр: терапевтлар, хирурглар, онкологлар, гинекологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар һәм башка табиблар кабул итә.

“Сәламәтлек поездлары” сезнең торак

пунктка кайчан киләчәк? Быел табиблар бригадалары 386 торак пунктны колачлаячак Аларның эш графигын Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында яки түбәндәге инфографикада карарга мөмкин (графикта үзгәрешләр булу ихтимал, төгәл даталарны үз фельдшерыгыздан яки авыл Советыннан ачыклагыз).

Башкортстан поликлиникалары сезне диспансерлаштыруга көтә!

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, узган елда 1,8 миллионнан артык кеше диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүе узган. Агымдагы ел башыннан 196605 кеше диспансерлаштыру узган, ә профилактик медицина тикшеренүләрен 24776 кеше үткән.
“Профилактик медицина тикшеренүе һәм диспансерлаштыру барышында беренче тапкыр 29386 авыру ачыкланган. Беренче урында – кан әйләнеше системасы, икенче урында – ашкайнату, өченче урынны сулыш органнары авырулары били, – диделәр ведомствода. – Диспансерлаштыру һәм медицина тикшеренүе барышында алынган нәтиҗәләр авыруларны вакытында ачыкларга һәм, катлауланулар барлыкка килмәсен өчен, вакытында дәваланырга мөмкинлек бирә. Авырулар үсеше куркынычы ачыкланганда пациентлар табиблардан барлык кирәкле киңәшләрне ала, аларны үтәү патологияләр үсешен булдырмый кала”.
Үз сәламәтлегеңә җаваплы карау тормыш сыйфатын яхшыртырга гына түгел, гомер озынлыгын арттырырга да ярдәм итә.

Яңа ФАПлар ачыла

Башкортстан Русиядә ФАПлар саны буенча әйдәүче төбәкләрнең берсе. Төбәктә авыл халкына медицина ярдәмен 2000нән артык фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә. 2019 елдан “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада 600дән артык модуль конструкция урнаштырылган.
Оператив киңәшмәләрнең берсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров авыл фельдшерларын сакларга кирәклеген белдерде һәм яңа ФАПлар төзергә йөкләмә бирде.
“АЛДА ЭШ КҮП, – ДИП АССЫЗЫКЛАДЫ РАДИЙ ХӘБИРОВ. – ФАПЛАРНЫҢ НИНДИ БУЛУЫН ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРЕГЕЗ: УТЫН ЯГЫП ҖЫЛЫТУ, САЛКЫН СУ КУЛЛАНУ. МЕДИЦИНА КҮЗЛЕГЕННӘН КАРАГАНДА, МОНДЫЙ ХӘЛ ЯРАМЫЙ ТОРГАН КҮРЕНЕШ. МИН БУ ХАКТА МУНИЦИПАЛИТЕТЛАР БАШЛЫКЛАРЫ БЕЛӘН БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮЛӘРЕБЕЗНЕ ХӘТЕРЛИМ, АЛАР БУ МӘСЬӘЛӘ ҮЗЛӘРЕНЕҢ ҖАВАПЛЫЛЫК ЗОНАСЫНДА ТҮГЕЛ ДИП САНАГАН. ЮК, БУ – БЕЗНЕҢ УРТАК ҖАВАПЛЫЛЫК ЗОНАСЫ. ҺӘМ, ӘЛБӘТТӘ, ФЕЛЬДШЕРЛАРНЫ САКЛАРГА КИРӘК. АЛАР АРАСЫНДА ӨЛКӘН ЯШЬТӘГЕ КЕШЕЛӘР ДӘ БАР”.
Иң мөһиме – ФАПларда тәҗрибәле фельдшерлар эшли. Мәсәлән, Кырмыскалы районының Карлыманбаш авылында Гөлсинә Бикбулатованың медицина системасында 35 еллык эш стажы бар. Үз-үзен аямыйча, һәрчак ярдәмгә ашыгучы “авыл докторы”н Карлыманбаш, күрше авыллар халкы бик ярата һәм хөрмәт итә.
Авылда заманча модульле ФАП – халык өчен көтеп алынган бүләк. Моңа кадәр фельдшерлык пункты бернинди уңайлыклар булмаган иске бинада урнашкан иде. Яңа ФАПта хезмәткәрләр һәм медицина ярдәме алырга килүчеләр өчен барлык уңайлыклар булдырылган. Бинага су үткәрелгән, аны җылыту өчен бойлер урнаштырылган, канализациягә тоташтырылган. Элек мондый шартлар турында хыялланырга гына мөмкин булган.
Фельдшерның эш даирәсе киң: амбулатор кабул итү, профилактик прививкалар ясау, документларны алып бару, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү, профилактик әңгәмәләр үткәрү. Хәтта ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшләргә туры килә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында кемгәдер ярдәм таләп ителүе ихтимал.
– Безнең эштә иң мөһиме – ярдәм күрсәтү. Изге эш башкарсаң, күңелдә шундый тынычлык урнаша. Ә иң зур бүләк – кешеләрнең рәхмәт сүзе һәм ихлас елмаюы. Эшебез җиңелдән булмаса да, мин аны бик яратам. Ә яңа ФАПта эшләве – үзе бер кинәнеч, – ди Гөлсинә Җангали кызы.
Авыл халкы да сөенечен яшерми:
– Мондый бүләк турында кайчандыр хыяллана гына идек, хәзер кечкенә авылда да заманча медицина пункты барлыкка килде. Моның өчен район, республика һәм илебез җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез, – ди Мәрвәр апа Шаһморатова.

Денис ТАВАЕВ әзерләде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас