

100 укучыга исәпләнгән белем бирү учреждениесен Кыйгы районының Югары Кыйгы авылында төзиләр. Бу хакта Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфаларын башкаручы Артем Ковшов хәбәр итте.
Өч катлы бинада хореография белән шөгыльләнү өчен заллар, эстрада белән концерт мәйданчыгы, гамәли сәнгать, компьютер һәм рәсем сәнгате класслары булачак. Шулай ук тавыш яздыру студиясе, китапханә, индивидуаль һәм төркемләп укыту кабинетлары урнашачак. Моннан тыш, булачак мәктәптә медпункт, укытучылар бүлмәсе, музыка коралларын саклау бүлмәсе, ата-аналар өчен көтү зоналары һәм гардероб булачак.
Артем Ковшов сүзләренчә, төзелешне 2027 елда тәмамлау күзаллана.
Фото: "Башинформ"