

Сынауда һәр командадан икешәр кеше катнашты. Аларга урындагы аномалияне табарга, үлчәүләр үткәрергә, камераль эшкәртү ясарга һәм схема белән хисап әзерләргә кирәк иде.
— Студентларның кыр эшләрен дә, камераль эшкәртүне дә ышанычлы рәвештә башкарып чыгуларын күрү сөендерә — бу горурланырга мөмкин булган һөнәри әзерлек, — дип белдерде Башкортстанның экология министры Нияз Фазылов. — Программа бай эчтәлекле булып чыкты, һәм һәркем бәяләп бетергесез тәҗрибә туплады. Энергия, кыюлык һәм геологияне ихлас яратулары өчен студентларга аерым рәхмәт. Остазларга да сабырлык, зирәклек һәм ярдәм өчен зур рәхмәт. Аларның ярдәме булмаса, мондый җиңүләр мөмкин булмас иде.
Шулай ук студентлар өчен Sherpa-планшет яки смартфон экранында ук эшләргә мөмкинлек бирә торган заманча электрон геология документациясе программасы буенча осталык дәресе үткәрделәр. Катнашучылар санлы технологияләрне кызыксынып үзләштерделәр.
Дүшәмбе, 7 сентябрьдә, йомгаклау ярышы — «Полевая стоянка». Аннары Башкортстан буйлап һәм «Геройлар ярышы» объектына экскурсияләр оештырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «ГеоВызов» IV Халыкара геология чемпионаты республикада 28 августтан 9 сентябрьгә кадәр уза. Ул Русиянең 19 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 40 команданы берләштерде.
Чара «Экологик хәвефсезлек» гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Фото Андрей Старостин.