

Яңавыл районында «Тормыш өчен инфраструктура» гомумдәүләт проекты кысаларында Яңавыл-Югары Тәтешле юлын ремонтлау дәвам итә. Гомум озынлыгы 10,6 километр булган юлның ике участогында юл төзүчеләр юл кырыйларын ныгытуга керешкән. Аннан соң юлга билгеләр сызылачак.
Моңа кадәр подрядчы салкын ресайклинг ысулы белән юл нигезен ныгыткан, тигезләү катламы һәм асфальтобетон өслеге җәйгән.
– Яңавыл һәм Татышлы районнары яшәүчеләре Яңавыл-Югары Тәтешле юлын норматив хәлгә китерү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Бу юл Русиянең терәк челтәренә керә, ике районны бәйли һәм кечкенә авылларда яшәүчеләр өчен транспорт йөрүен тәэмин итә. Барлык эшләрне сыйфатлы тәмамлау, юлда йөрү өчен куркынычсыз һәм уңайлы шартлар булдыру мөһим, – дип белдерде Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова.
Барлык эшләрне агымдагы ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Фото: pravitelstvorb.ru