

Чишмә районында балалы гаиләләргә «Радости» үзәге ачылды, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Эшкуарлык һәм туризм министрлыгында. Үзәкне Уфадан социаль эшкуар Виктория Нургалиева «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проекты бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында эшләүче «Мой бизнес» үзәге ярдәмендә булдырды.
Күпфункцияле үзәктә даими рәвештә бәйрәмнәр, балалар һәм өлкәннәр өчен иҗади дәресләр, мастер-класслар, балалар өчен спектакльләр, фотосессияләр һәм профильле белгечләр белән очрашулар үткәрү планлаштырыла.
– Мондый киңлекләр булдырып, без кече торак пунктларның социаль инфраструктурасын үстерүгә өлеш кертәбез. Нәтиҗәдә, республика районнары яшәү өчен уңайлырак була, – ди Башкортстан Республикасының эшкуарлык һәм туризм министры Светлана Верещагина.
Күп балалы әни һәм эшкуар Виктория Нургалиева шулай ук Уфада «Эврика» мәгариф үзәген һәм 60лап гаилә балалары йөри торган шәхси балалар бакчасын уңышлы үстерә. Викториянең эшкуарлык проектларын гамәлгә ашыруда дәүләт ярдәме дә булыша.
Социаль өлкә инновацияләренең төбәк үзәге ярдәмендә эшкуар грант, консультация һәм маркетинг хезмәтләре, шулай ук төбәк массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидение һәм радио аша проектларын алга җибәрү буенча ярдәм алган.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» гомумдәүләт проектының максатлары – икътисадны, финанс базарын һәм конкуренцияне үстерү, эшкуарлыкны яклау, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм инвестицион активлыкны арттыру, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү. Сәнәгать тармакларының үсеш перспективаларына, югары технологияләргә һәм яшьләр бизнесына аерым игътибар бирелә.
Яңартылган гомумдәүләт проектлары Русия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 елдан гамәлгә ашырыла.
Фото: bash.news