

30нчы сентябрьгә кадәр Башкортстан Республикасында креатив индустрияләр өлкәсендәге төп төбәк бүләгенә – «Иҗатчылар» («Создатели») премиясенә гаризалар кабул ителә. Премия 2025 елда Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә куелган. Оештыручы булып Башкортстан Республикасы Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы чыгыш ясый; премия «Эффективная и конкурентная экономика» гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелә.
– «Иҗатчылар» премиясе идеясе бездә креатив индустрияне яклау чараларын эшләү вакытында барлыкка килде. Без һәр ел саен йомгаклар ясарга һәм иҗади һөнәрләрнең иң яхшы вәкилләрен хөрмәтләргә тиеш дип карар кылдык. Өметләнәм, бу күп елларга яхшы традициягә әйләнер. Безнең Башкортстан талантлы кешеләргә бай. Алар безнең республика һәм Русия халкын гына гаҗәпләндереп һәм сөендереп калмый, ә инде халыкара абруйга ия. Безнең музыкаль әсәрләр, IT-продуктлар, башкорт киносы һәм анимациясе нинди искиткеч! Ә безнең урбанистлар проектлары иң абруйлы халыкара конкурсларда бүләкләр яулый. Безгә, әлбәттә, кем һәм нәрсә белән горурланырга урын бар, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республиканың креатив индустрия вәкилләре премиядә түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала: «Креатив проект/продукт» (“Креативный проект/продукт”), «Мәдәни код» (“Культурный код”), «Елның креатив вакыйгасы» («Креативное событие года»), «Креатив территория» («Креативная территория»), «Креатив эшкуар» («Креативный предприниматель»), «Креатив остаз» («Креативный наставник»), «Креатив санлы проект» («Креативный цифровой проект»), «Креатив социаль проект» («Креативный социальный проект»), «Креатив тартылу ноктасы» («Креативная точка притяжения»), «Креатив җирле бренд» («Креативный локальный бренд»).
Гаризаны Министрлыкның рәсми сайтында һәм премия битендә тапшырырга мөмкин.
Гаризаларны федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге профессионаллардан торган эксперт жюрие бәяләячәк. Җиңүчеләр Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашында премия тапшыруның тантаналы церемониясендә игълан ителәчәк.
Белешмә өчен:
2025нче елда беренче «Иҗатчылар» премиясенә бөтен республикадан 400дән артык гариза килде. Бүләкләр 10 номинация һәм ике махсус номинация буенча тапшырылды. Тантаналы церемониядә 700дән артык кунак катнашты.
Фото: https://pravitelstvorb.ru/news/