

Агымдагы елның сигез ае нәтиҗәләре буенча Башкортстан Республикасында 834,1 миллион йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 33,6 процентка, ягъни 209,6 миллионга күбрәк. Азык-төлек җитештерүнең актив үсеше – «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проектының максатларының берсе.
– Кошчылык тармагындагы уңай динамика – 2023 елда кошлар санын мәҗбүри киметкәннән соң предприятиеләрнең системалы эше һәм җитештерү куәтләрен эзлекле рәвештә торгызу нәтиҗәсе. Без предприятиеләребезнең җитештерү күләмен арттыру белән генә чикләнмичә, үсешкә актив инвестицияләр салуын күрәбез, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Иң зур үсеш «Башкирская» кош фабрикасында күзәтелгән. Биредә 530,5 миллион йомырка җитештерелгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 56 процентка күбрәк. Ел йомгаклары буенча предприятие 700 миллионнан артык тавык йомыркасы җитештерергә планлаштыра.
Йомырка салучы тавыклар саны да арткан: бүгенге көндә ул 2,4 миллион башка җиткән. Бу узган ел күрсәткеченнән 26 проценттан артыкка күбрәк.
«Башкирский бройлер» компаниясе дә инкубацион йомырка җитештерү күләмен арттыра. Гыйнвар–август айларында предприятиедә 39 миллионнан артык йомырка җитештерелгән. Бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченә карата 194 процент тәшкил итә.
1 сентябрьгә предприятиедәге йомырка салучы тавыклар саны 441,5 мең баш булган, ягъни узган ел күрсәткеченең 192,3 процентын тәшкил иткән. Инкубацион йомырка сату күләме дә 30,9 миллионга җиткән – бу узган ел күрсәткеченең 188 проценты.
Предприятиедә инвестиция проектын гамәлгә ашыру тәмамланган. Нәтиҗәдә, репродукторның икенче чираты файдалануга тапшырылган. Ул яшь кошларны үстерү өчен өстәмә мәйданнарны үз эченә ала.
Проект тулы куәтенә чыккач, биредә йомырка җитештерү күләме елына 72 миллионга кадәр артыр дип көтелә.
Фото: pravitelstvorb.ru