

16нчы сентябрьгә агымдагы ел башыннан җитештерелгән товарлык сөт күләме 587 мең тоннага җитте. Бу 2025 елның шул ук чорындагы күрсәткечкә караганда 29,5 мең тоннага күбрәк. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең артуы «Азык-төлек хәвефсезлеген технологик тәэмин итү» гомумдәүләт проекты бурычларына туры килә.
Тулаем җитештерү күләме буенча Чакмагыш районы алдынгы урында. Анда 65,1 мең тонна сөт җитештерелгән. Ә сөт җитештерү үсеше буенча Стәрлетамак районы хуҗалыклары алда бара: алар бер ел эчендә продукция күләмен 19 мең тоннага арттырган.
– Алдынгылар рәтендә сөт терлекчелеге буенча эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырылган районнар баруын аңлыйбыз. Иң мөһиме шул: соңгы елларда республикада заманча индустриаль сөт фермаларының саны сизелерлек артты, аларның саны 26га җитте. Бу исә республикада товарлык сөт җитештерүнең тотрыклы үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә, – диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Билгеләп үтәбез: бүген республиканың иң күп сөт җитештерүче муниципалитетларының ТОП-7 исемлегендә Чакмагыш, Авыргазы, Илеш, Стәрлетамак, Дүртөйле, Ярмәкәй һәм Мәләвез районнары бар. Аларның һәрберсендә ел башыннан 31 меңнән 65 мең тоннага кадәр товарлык сөт җитештерелгән һәм сөт терлекчелеге буенча бер яки берничә инвестиция проекты гамәлгә ашырылган.
Фото: pravitelstvorb.ru