

Республиканың «Башкорт вахтасы» проекты эшли башлаганнан алып ике ел эчендә якынча 8,5 мең кешене үз эченә алды. Илнең башка төбәкләренә эшкә киткән Башкортстанның 700ләп белгече эчке хезмәт базарына кайтарылды.
– Проектка быел «КамАЗ» төркеме предприятиеләренең, Бәләбәй «Автонормаль» заводының, «НефАЗ» һәм «Башнефть»нең аңа кушылуы этәргеч бирде. Проект «Башкортостан 3.0» стратегик үсеш планына кертелгән, – дип сөйләде Башкортстан гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
«Башвахта» проектының чираттагы ачык кадрлар сайлап алуы Кырмыскалы районында узды. «Башнефть» һәм аның бүлекчә предприятиеләре район халкына, илнең башка төбәкләренә эшкә китүчеләргә һәм барлык кызыксынучыларга үз вакансияләрен тәкъдим итте.
Юрий Мельников хәбәр итүенчә, «Башкорт вахтасы» проекты буенча җәлеп ителгән кадрлар тарафыннан җитештерелгән продукциянең еллык күләме 4,5 млрд сум тәшкил итте.
Быел проектның яңа форматы да эшләтеп җибәрелде – «Гаилә Башвахтасы», ул гаиләләре белән бергә күчәргә әзер гражданнарга юнәлтелгән: эш бирүчеләр торак тәкъдим итә һәм гаилә парын эшкә урнаштыру мөмкинлеген карый.
Мәсәлән, «Башнефть» компаниясе киңәйтелгән социаль пакет бирә: бушлай яшәү, туклану, хезмәткәрләрнең балалары өчен балалар лагерьларына юлламалар, медицина хезмәте, белем алу мөмкинлеге. Шулай ук эш нәтиҗәләре буенча премияләр, профессиональ осталык һәм казанышлар өчен төрле өстәмә түләүләр, вахта ысулы һ.б. каралган.
«Башкорт вахтасы» проектында катнашу шартлары һәм партнёр компанияләрнең вакансияләре Башкортстанның «Работа России» кадр үзәкләрендә белергә мөмкин.
Автор фотосы