Районда ябык грунтта җитештерелгән яшелчәнең 70 проценты утызга якын крестьян-фермер хуҗалыгын һәм шәхси эшкуарларны берләштерүче Иске Туймазы авылында үстерелә. “Кушбүләк”, “Яшелчәче”, “Панакс-Агро”, “Арслан”, “Ландыш” кебек зур хуҗалыклар аеруча табышлы. Бу оешмаларда үсентеләргә тамчылап су сибү, теплицаларны җылытуда алдынгы алымнар, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүче җиһаз-кораллар кулланыла. Шунлыктан продукция җитештерү елдан-ел арта, сыйфат яхшыра.
Районда беренче тапкыр “Ах, кыяр-помидорлар!” фестиваль-конкурсының Иске Туймазыда үтүе һич гаҗәп түгел. Оештыручылар аны Русиядә һәм Башкортстанда узучы Мәдәният елына, урындагы товар җитештерүчеләргә багышлады. Бәйрәмгә район хакимияте вәкилләре, авыл Советы рәисләре, тирә-як авыллардан, Туймазы һәм Октябрьский шәһәрләреннән кунаклар килгән иде.
Иске Туймазы авылы мәктәбенең спорт мәйданчыгында район фермерлары, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йорты хезмәткәрләре алтмышлап өстәлдә үзләре үстергән яшелчәдән күргәзмәләр оештырды, карап туймаслык матур композицияләр төзеде, бәйрәмгә килгән якташларына салатлар, пешкән ризыклар татып карарга тәкъдим итте. Яшелчә культураларыннан эшләнмәләрнең исәбе-хисабы юк иде. Кабактан ясалган Көлсылу каретасы гына да унлап урынга куелган булгандыр. Күргәзмәдәге экспонатлар арасында гигант яшелчәләр, Туймазы җирендә үстерелгән виноград, алма, роза чәчәкләре, гөмбәдән әзерләнгән ризыклар да бар иде. Жюри әгъзаларына җиңүчене табу җиңел булмады.
“Тәмле” бәйрәмгә килгәннәр төрле тамашаларда катнашты. Иллеләп кеше кыяр, помидор, суган, кишер, кабак, борыч, борчак булып киенеп, костюмнар парадында чыгыш ясады. Шигырьләр, җыр-биюләр белән районның иң талантлы артистлары яшелчә үстерүчеләрне, авыл эшчәннәрен данлады. Осталар һәм Булдыклылар шәһәрендә һәркем кызыклы уеннарда катнаша алды. Фермерлар алып килгән тәмле помидорларның килограммын нибары 15-18 сумга сатып алучылар да хәтсез булды.
Бәйрәмгә җыелган авылдашлар фестиваль-конкурсны ел саен уздырырга кирәк дип тапты.
Мөсәвир Камалетдинов.
Туймазы шәһәре.