“МегаФон” компаниясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Байгилдин “Милләт яшьлеге” төбәк иҗтимагый фонды җитәкчесе, унөч тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталовага 350 мең сумлык сертификат тапшырды. Акча нинди максатка тотылачак?
— Безнең белән нәтиҗәле хез-мәттәшлек иткән өчен “МегаФон” компаниясенә рәхмәтлебез! — диде Рима Акбирде кызы. — “Чемпион тәрбияләргә” проекты кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнгән. Өч интернат-мәктәпкә йөзәр мең сумлык спорт җиһазлары сатып алыначак. Яшь буынны спортка җәлеп итүгә булышлык итүче чаралар оештыру да күздә тотыла. Шулай ук, инвалид балаларга язмышын спорт белән бәйләргә ярдәм итәчәкбез. Әлбәттә, безнең тырышлык нәтиҗәсендә спортта зур казанышларга ирешүчеләр артса, чиксез шатланачакбыз. Шул ук вакытта, фондның төп максаты чемпионнар әзерләүгә генә кайтып калмый. Спорт белән шөгыльләнүче, савыгучы балалар арту да мөһим. Проектны киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк гамәлгә ашырырга планлаштырабыз.
Рима Акбирде кызының башлангычы игътибарга лаек. Физик мөмкинлекләре чикле үсмерләргә язмышын спорт белән бәйләү авыррак. Рима Баталова фонды шушы каршылыкны җимерергә ярдәм итә. Башкортстанның төпкел районнарында яшәүче инвалид балалар да игътибардан читтә калмый. Әйтик, Кырмыскалы районында яшәүче үсмергә махсус тренажер бүләк ителәчәк. Димәк, Башкортстан киләчәктә дә дөнья күләмендәге паралимпия спорты үзәге булып калачак. Иң мөһиме, инвалид үсмерләрнең мөмкинлекләре артачак.
Кайбер әти-әниләр сәләтле балаларын спорт мәктәбенә бирергә тәвәккәлли алмый. Мәшәкатьләр баштан ашкангамы, спорт түгәрәгенә яздыру катлаулы булгангамы, нарасыйларының теләгенә игътибар итми. Нәтиҗәдә, балалар җаны тарткан спорт төре белән шөгыльләнүдән мәхрүм кала. “Балаңны спортка алып кил” фестивале бу мәсьәләне хәл итүгә юнәлтелгән.
— Югары дәрәҗәдә оештырылган Сочи Олимпиадасы яшь буынның спорт белән кызыксынуын арттырды, — диде Дәүләт җыелышы-Корыл-тайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте буенча комитеты рәисе Эльвира Аеткулова. — Мондый форсаттан файдаланып, спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрне арттырырга кирәк. “Балаңны спортка алып кил” фестивале нәкъ шушы максатка хезмәт итә. Чара Уфада һәм Баш-кортстанның башка шәһәрләрендә, районнарында оештырылачак. Бәй-рәмгә спорт мәктәпләре, федера-цияләре вәкилләре, табиблар җәлеп ителәчәк. Фестивальдә әти-әниләр балаларын спорт түгәрәгенә урнаштыра алачак. Аңлашыла, әти-әниләрнең хыялы чынбарлыкка туры килмәскә дә мөмкин. Һәр спорт төренә билгеле бер сыйфатларга, физик мөмкин-лекләргә карап алалар. Моны да күздә тоттык. Мәйданчыкларда табиблар эшләячәк. Балаларның спортка сәләте махсус тест ярдәмендә дә тикше-реләчәк. Фестиваль халыкара ярышларда Башкортстан, ил данын уңышлы яклардай спортчыларны арттыра алырмы? Монысын вакыт күрсәтер. Савыгучы, буш вакытын күнекмәләрдә үткәрүче үсмерләр арту икеләтә куанычлы. Мөкатдәс эшнең яңа уку елы башында оештырылуы да фес-тивальнең нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясарга тиеш.
“Балаңны спортка алып кил” фестивале Уфада 7 сентябрьдә Ленин исемендәге мәйданда үтәчәк. Бирегә башкаланың 35 спорт мәктәбе тренерлары, вәкилләре җыелачак. Форсаттан файдаланып калу — һәр әти-әнинең изге бурычы. Чөнки спорт ул медальләр, рекордлар гына түгел. Спорт түгәрәгенә йөрүче балалар яман гадәтләр колына да әверелми, укуда да сынатмый, үз алдына куйган максатына да ирешә.
Аңлашыла, имин, тулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар фестиваль кысаларында спортта көчен сынар. Әти-әнисе хәмер колына әверелгәнгә, күп вакытын урамда үткәргән үсмерләр игътибардан читтә калмасмы? Аларны беркем дә спортка алып килмәячәк. Мондый төркемгә караган үсмерләрнең язмышына да битараф булмасак иде.
Кытайда, Көнбатыш Европа илләрендә, АКШта спортчыларны әзерләүгә, спортны пропагандалауга җитди игътибар бүленә. Мондый сәясәтнең нәтиҗәсен Олимпия уеннарында, халыкара ярышларда һәм халыкның гомер озынлыгында ачык күрәбез. Сочи Олимпиадасында җиңсәк тә, Русиядә бу юнәлешкә игътибар арттыру таләп ителә. Советлар Союзының спортчыларны әзерләү системасы юкка чыгарылды. Шул ук вакытта, яңасы уйлап табылмады. ГТО нормативларын тапшыруны янә кертү, яшь спортчыларга ярдәм кулы сузу, “Балаңны спортка алып кил” кебек фестивальләр оештыру Русиягә спорт дөньясында югалткан позицияләрен кире кайтарырга ярдәм итәргә тиеш. Бу юнәлештә Башкортстанның ил төбәкләренә уртаклашыр тәҗрибәсе күп. Республи-каның спорт корылмалары, спорт белән шөгыльләнүчеләр саны һәм тагын берничә күрсәткечләр буенча илдә алдынгы урын биләве шул хакта сөйли.
Зәки МИДХӘТОВ.