— Җитештерү куәтләрен сафка кертү өчен 1 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителде, — диде Рөстәм Хәбиб улы. — Әлбәттә, ул Башкортстан икътисадына уңай йогынты ясаячак. Мәгълүм булуынча, республика инвестицияләр җәлеп итү буенча ил төбәкләре арасында алдынгы урыннарның берсен били. Төбәккә салынган инвестицияләр күләме ярты елда 11 процентка артты. Проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын бүген дә ачык күрәбез. Бу юнәлешкә киләчәктә дә җитди игътибар бүленәчәк. Шул исәптән, Башкортстан сода компаниясендә тагын берничә проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Инвестицияләр күләме 2,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Димәк, предприятие арытаба да икътисади үсеш кичерәчәк. Әйткәндәй, быел җитештерү күләме 4 проценттан артты. Шул ук вакытта, бюджетка салым күбрәк керә. Биредә хезмәт салучыларның эш хакы, узган елның шушы чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 14 проценттан күбрәккә арткан.
— Бүген эшли башлаган цех предприятиене азот һәм кислород белән тулысынча тәэмин итәчәк, — диде Федор Афанасьев. — Шул ук вакытта, куәтләр шәһәрнең башка сәнәгать предприятиеләренең ихтыяҗын канәгатьләндерү мөмкинлеге дә бирә. Продукция ТАУ компанияләр төркеменә кергән “Синтез-Каучук”, “СНХЗ”, “Нижнекамскнефтехим” җәмгыятьләренә караган этиленүткәргеч белән этиленсаклагычка да озатылачак. “Газпром нефтехим Салават” белән хезмәттәшлек итәчәкбез.
Цехтагы ASU-7000-20000 корылмасында бер сәгатькә 7 мең кубометр — кислород, 20 мең кубометр азот җитештереләчәк. Иң мөһиме — цех предприятиенең ВХ-ПВХ комплексын киңәйтү мөмкинлеге бирә. Бу үзе үк өстәмә керем һәм яңа эш урыннары дигән сүз.
Әйткәндәй, предприятие җитештерүне модернизацияләүгә, инвестицияләр җәлеп итүгә зур игътибар бүлә. Былтыр бу максатта 1,6 миллиард сум акча тотынылган. Быел 2,7 миллиард сум җәлеп итү күздә тотыла. Ярты ел эчендә ике эре инвестиция проекты гамәлгә ашырылган. Әлеге вакытта чималны нәтиҗәлерәк файдалану һәм кальцийлаштырылган соданы азрак чыгымнар белән җитештерү буенча эш бара. Проект бәясе – 400 миллион сум. Гранулаланган хлорлы кальций җитештерүне җайга салу планлаштырыла. Куәте – елына 100 мең тонна. 2015-16 елларда гамәлгә ашырылачак проектка 2 миллиард сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителәчәк.
Украинадагы хәл-вакыйгалар нәтиҗәсендә Көнбатыш Русиягә яңадан-яңа икътисади санкцияләр белән яный. Киләчәктә сәнәгать өлкәсендә дә импорт кимергә мөмкин. Димәк, бу юнәлештә үзебезнең мөмкинлекләргә генә таянырга туры килүе ихтимал. Мондый хәл-шартларда Башкортстан предприятиеләренең, инвестицияләр җәлеп итеп, җитештерү куәтләрен арттыруы куанычлы күренеш.