+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
17 сентябрь 2014, 21:00

Киләчәк бүгеннән башлана

Бүген башкаланың Конгресс-холл бинасында “Балалар хакына бергә!” V күргәзмә-форум ачыла. Аның оештыручылары – Башкортстан Хөкүмәте һәм катлаулы хәлдә калган балаларга ярдәм фонды. Чарада Русиянең 65 төбәгеннән һәм республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 2500 кеше катнаша. Уфага 500дән артык дәүләт структурасы һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре килде. Алар гаилә институтын ныгыту, тәрбиягә бала алган гаилә­ләрнең абруен күтәрү, балаларга карата шәфкатьсезлек күрсәтү очракларын туктату кебек мәсьәләләрне күтәрә.

Сукырлар өчен махсуслашкан Башкортстан республика китапханәсендә “Мөм­кинлекләре чикле балаларның иҗатын үстерү” секциясендә катнашучылар төрле кате­гориядәге балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен тикшерде. Күрү сәләте чикле һәм сукыр балалар аерым игътибар үзәгенә алынды. Алар өчен махсус китаплар, уку әсбап­лары җитештерү турында җитди сөйләшү булды. “Бармак очларында – Башкортстан” уку әсбабы әзерләнүне күзәтеп кенә калмый, катнашучылар, үзләре дә табигый материаллардан сукырлар өчен махсус китап эшләп карады. “Миңа кино сөйләгез” проектында алар өчен махсус теле­фильм­нар төшерү турында фикер алышу булды һәм “Урман сукмагы” фильмы күрсәтелде.
Чара кысаларында пленар утырыш, “түгәрәк өстәл”, семинарлар уза, балаларга “ышаныч телефоны” турында ток-шоу оештырыла, “Академик белән бер сәгать” лекцияләр мәй­данчыгы, Экспертлар клубы эшли.
Медиа-мәйданчыкта киң­күләм мәгълүмат чаралары һәм реклама хезмәткәрләре гаилә һәм социаль реклама, балаларга “ышаныч телефоны”н киңрәк куллану зарурлыгы турында сөйли. Күптән түгел узган “Бумеранг” балалар һәм үсмерләрнең экран иҗаты бөтенрусия ачык форумында катнашкан иң яхшы фильмнар күрсәтелә, алар буенча фикер алышулар була.
Башкортстан социаль тех­нологияләр институты каршында оештырылган Балалар ижтимагый хокук палатасы эшчәнлеге дә күпләрдә кызыксыну уята.
Уңышлар галереясендә Фондның иң яхшы про­грам­малары һәм технологияләре күрсәтелә. Анда “Доброволецлар – балаларга” акциясе, “Балаларга – шәһәрләр” бәй­гесе, балалар “ышаныч теле­фо­ны” 8-800-2000-122 эш­чәнлеге турында белергә була.
Әлеге чара Башкортстанга Татарстан Республикасы, Ульяновск, Төмән, Әс­терхан өлкәләреннән соң килеп җитте. Чара кысаларында республикада тупланган балалар хокукларын яклау өлкәсендәге тәҗрибә тулы чагылыш табачак.
Читайте нас