Төбәкнең бүгенгесен дә, киләчәген дә төзелештән башка күз алдына китереп булмый. Бүген республикада гомум мәйданы 2,5 миллион квадрат метр булган 650 күпкатлы йорт төзелә. Төзелеш материалларын үзебездә җитештерү өчен зур көч салына. Шушындый чаралар тармакны үстерү өчен мөһим бәйләнешләр урнаштыру, киләчәктә куәтләрне тагын да арттыру мөмкинлеге бирә. Форум һәммәгез өчен дә нәтиҗәле үтсен!
Әйткәндәй, соңгы дүрт елда республикада 9 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шул ук вакытта төбәктә 8,5 мең урынга исәпләнгән 58 балалар бакчасы, 5,5 мең укучыга тәгаенләнгән 26 мәктәп, 17 физкультура-сәламәтләндерү комплексы һәм башка мөһим объектлар сафка кертелгән. Бу саннар Башкортстанда төзелеш тармагының нәтиҗәле үсешүе, төбәк җитәкчелегенең мәсьәләгә җитди игътибар бирүе турында сөйли. Димәк, халыкара чараның бездә оештырылуы очраклы түгел. Уртаклашыр тәҗрибә, хезмәттәшлек итәргә теләүче инвесторларга тәкъдим итәр уңайлы шартлар бар.
Форумда илнең 18 төбәгеннән, чит илләрдән 150дән артык компания катнаша. Күргәзмәдә “Төзелеш, төзелеш материаллары һәм конструкцияләр”, “Җиһазлар һәм техника”, “Тәрәзәләр, ишекләр, бүлмә такталары”, “Аз катлы йортлар төзү” һәм башка бик күп темалар яктыртыла. Чарага килүче һәркем үзе теләгән продукцияне сайлый ала.