+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
29 сентябрь 2014, 21:00

Яшәрәсең килсә, йөгер!

Дүртөйле шәһәрендә “Кызыл таң” гәзите призына XXV юбилей марафоны үтте. — Безнең спорт бәйрәменә мондый матур көнен табигать инде берничә ел биргәне юк иде. Ниһаять, быел әбиләр чуагының иң гүзәл мәлендә уза ул, — дип сөенде Дүртөйле җирендә “Кызыл таң” призына 25нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә көч сынашырга җыелучылар. Старт бирелергә бер сәгать вакыт бар, ә шәһәрнең үзәк мәйданы халык белән тулган иде инде. Республикабызның гына түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән спорт сөючеләр дә, тугры көярмәннәр дә җитәрлек иде биредә.

— Дүртөйле районында үткән бер марафоннан да калмыйбыз, — диде Евгений Бабушкин. — Бүген дә без, Ижевск шәһәре йөгерешчеләре, махсус автобус белән 24 кеше килдек.
Уфаның “Марафон” клубыннан да “Кызыл таң”ның күптәнге дусты, танылган йөгерешче Анатолий Крюков җитәкчелегендә егермегә якын спортчы килгән. Алар арасында инде җиденче, сигезенче дистәне ваклаучыларның булуы гаҗәпләндерде дә, сокландырды да. Мәсәлән, 85 яшьлек Әнис Вәлиев 77 яшьлек тормыш иптәше Лира апа белән килгән. Алар 21 чакрымга ярышучылар исемлегенә кергән.
— Йөгерү белән күптән түгел — сигез ел элек кенә шөгыльләнә башладым, — диде Әнис Галимҗан улы. — Аңа кадәр йөрәгем авырта, кызурак атласам, тыным кысыла иде, хәзер, спорт белән дуслашкач, сырхауның ни икәнен дә оныттым.
Ә менә Нефтекама шәһәреннән килгән 77 яшьлек Аркадий Вострецов үзенә 42 чакрым араны йөгереп үтәргә дигән максат куйган. Алгарак китеп, шуны әйтик, ул марафон дистанциясен “алучылар” арасында иң өлкән кеше булды.
...Ниһаять, тантаналы да, дулкынландыргыч та мизгел җитте — спорт бәйрәме ачык дип игълан ителде. Аның флагын күтәрү марафонның былтыргы чемпионы Динар Нуриевка йөкләтелде. Чарада катнашучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов һәм “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев кайнар тәбрикләде. Алар марафонның тагын бик күп еллар яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә әйдәүче чара буларак хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.
Старт бирелде, бәйгечеләр, җиңүгә булган бар омтылышын, ихтыяр көчен туплап, алга ыргылды. Юлның ике ягына тезелгән, төсле шарлар, чәчәкләр тоткан мәктәп укучылары аларны сәламли, дәртләндерә. Дистанциядә һәр 3 чакрым саен йөгерешчеләргә туктап, чәй эчеп, җиңелчә тукланып китү урыны җиһазландырылган. Чарада кат­нашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатында полиция хезмәткәрләре, “Ашыгыч ярдәм” машинасы сакта тора.
Читайте нас