+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
30 сентябрь 2014, 21:00

Әби-бабай яшенә җитү — социаль казанышыбыз

Бүген — Халыкара өл­кәннәр көне. Бу датаны бил­геләүнең төп максаты — дөнья җәмәгатьчелеге игътибарын өлкән яшьтә­геләр проблема­ларына юнәлтү. Берләшкән мил­ләтләр оешмасы җәм­гыятьнең өлкәннәргә кагылышлы глобаль проблемаларын ишеттерүне максат итеп куя.

“Халыкның картаюы — кешелек өчен авыр йөк түгел, ә безнең барыбызның да уңышы, чирләрне җиңү, тормыш дәрәҗәсен күтәрү нәтиҗәсе, безнең социаль казанышыбыз”.
Кофи АННАН,
БМОның элекке генеральный секретаре.


Башкортстанда 820 меңнән артык өлкән яшьтәге кеше яши. Бу көннәрдә республика медицина учреждение­ләрендә картлыкны кисәтү, актив тормыш рәвеше алып бару, рациональ туклану турында әңгәмәләр үткәрелә, лекцияләр укыла, белгечләр консультацияләре белән Ачык ишекләр көне үткәрелә.
Гомумән, республикада өлкәннәр һәрвакыт игътибар үзәгендә булды. Башкортстан 1994 елда, Русиядә беренчеләрдән булып, “Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында” Закон кабул итте. Федераль законнарга өстәмә буларак, социаль ярдәм алучы кешеләр исемлеге киңәйтелде. Шулай ук федераль дәрәҗәдә каралмаган өстәмә социаль түләүләр билгеләнде. Моңа Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар, аерым категория сугыш инвалидлары, Башкортстан Республикасы алдында аерым хезмәтләре булган гражданнар исәп тота ала. 2011 елдан яшәү минимумыннан азрак керем алган пенсионерларга су һәм газ куллануны исәпләү приборлары өчен акчалата компенсация түләнә
Читайте нас