+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 Октября 2014, 12:59

Психоактив матдәләр – агу!

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлары буенча, 29 сентябрь – 2 октябрьдә Нефтекама шәһәре дәваханәсенә агулану билгеләре белән 16-30 яшьлек 36 кеше мөрәҗәгать иткән.

Моннан тыш, Нефтекама шәһәренең агуланган биш кешесе, шул исәптән 17 яшьлек үсмер, фаразлаулар буенча, билгесез матдәләрне кулланганнан соң, дәвалау учреждениеләреннән читтә вафат булган.
Бу факт буенча Русия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча тикшерү органнары тарафыннан Җинаять кодексының 238 статьясының 3нче кисәгендә каралган билгеләр буенча җинаять эше кузгатылды.
Якынча мәгълүматлар буенча, авыру билгеләре үзәк нерв системасын какшатучы матдәләр белән агулануга охшаш. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең кайберләре тәмәке итеп тарту өчен тәгаенләнгән катнашма сатып алуы турында белдергән.
Әлеге вакытта бу хәлне ачыклауга юнәлтелгән тиешле тикшерүләр алып барыла, агулануга китергән матдәләрне ачыклау өчен суд, шул исәптән медицина һәм химия экспертизасы үткәреләчәк.
1 октябрьдә Нефтекама шәһәренең наркотикларга каршы комиссиясе утырышы үтте. Анда билгесез психоактив матдәләр белән агулануны кисәтүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителде.
2 октябрьдә Уфада наркотикларга каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы үтте. Берлектәге гамәлләрне координацияләү һәм агулануга яисә үлемгә китерүче психоактив матдәләрнең яңа төрләрен халыкка таратуны тыю буенча ашыгыч чаралар күрүгә карата берничә карар кабул ителде.
Әлеге вакытта Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең Башкортстан идарәсе хокук саклау органнары һәм аңа караган ведомстволар белән берлектә, кайбер төбәкләрнең уңышсыз тәҗрибәсен игътибарга алып, республикада психоактив матдәләрне таратуны тыюга юнәлтелгән оператив-профилактика чаралары үткәрә. Составына берничә министрлык һәм ведомство, шул исәптән Наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча федераль хезмәтнең, Федераль иминлек хезмәтенең, Русиянең Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәләре Эчке эшләр министрлыгы кергән оператив штаб оештырылды.
Гражданнар агулану билгеләре белән мөрәҗәгать иткән очраклар турында хокук саклау ведомстволары һәм сәламәтлек саклау учреждениеләреннән штабка килгән мәгълүмат мониторингы даими нигездә гамәлгә ашырыла.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, синтетик психоактив матдәләрне бер тапкыр кулланганнан соң аңа өйрәнеп китү ихтимал. Мондый матдәләрне кулланучылар чынбарлык белән элемтәне югалта, хәтере начарлана, хәрәкәт итү функциясе бозыла. Ул, шулай ук, психика какшавына, деградациягә китерә. Агуланган организмда күңел болгану, аңны югалту, көзән җыеру билгеләре күзәтелә. Аларны куллану үлемгә китерергә дә мөмкин.
Психоактив матдәләр әйләнеше яисә аларны медицинадан тыш куллану очраклары турында белсәгез, Русия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсенең тәүлек әйләнәсенә эшләүче конфиденциаль “ышаныч телефоны”на — 8 (347) 250-20-30, 8-800-347-20-30 номерлары аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Үз хәбәрчебез
Читайте нас