Салават шәһәрендә гадәттән тыш хәлне бетерү буенча күнекмәләр оештырылды. Аның төп максаты — гражданнар оборонасының барлык хезмәтләренең тәгаен һәм килешенгән гамәлләрен камилләштерү. Русия Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча бердәм системасының төбәк һәм федераль ярдәмче органнарының янгын-коткару подразделениеләре, килеп туган авыр хәлне бетерү буенча белемнәрен һәм осталыкларын файдаланып, зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтте һәм фаҗига нәтиҗәләрен җиңеп чыкты. Резервтагы көчләр исәбенә гадәттән тыш хәл урынына шартлы рәвештә меңнән артык хезмәткәр, санитар авиация, коткаручы кинологлар җәлеп ителде. Күнекмәләр барышында җылылык-электр станциясендә шартлы янгын бетерелде, авария-коткару һәм авария-төзекләндерү эшләре үткәрелде.
Республиканың барлык муниципаль район һәм шәһәр округларында гражданнар оборонасының аерым гамәли элементлары — эвакуация пунктлары, радиация, биология һәм химия күзәтү постлары, саклану чараларын тапшыру пунктлары оештырылды.