+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
8 октябрь 2014, 03:00

Корбан гаете — мөселманнарның олы бәйрәме

4 октябрьдә бөтен дөнья, шул исәптән, Башкортстан мөселманнары да, Корбан бәйрәмен билгеләде. Иртә белән меңнәрчә мөэмин-мөселман мәчетләргә агылды, гает намазы укыды, корбан чалды. Корбан гаете — бөтен мөселман дөньясы өчен зур бәйрәм.

— Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм аңа табигъ мәхәлләләре исеменнән җөмләгезне Гайдүл-Әдха — Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Җәнәбел Хак хәерле гамәлләр, күркәм тормыш, ил-көн тынычлыгы, һәр ике дөнья сәгадәтләрен насыйп әйләсен, — диде Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Лалә-Тюльпан” җәмигъ мәчетендә сөйләгән вәгазендә.
Ул Русия Президенты Владимир Путин, Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның, башка рәсми кешеләрнең мөселманнарны Корбан бәйрәме белән ихлас котлаулары турында хәбәр итте.
Рөстәм Хәмитовның бәйрәм котлавында, аерым алганда, болай диелгән: “Хөрмәтле Башкортстан Республикасы мөселманнары! Сезне чын күңелдән изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Гасырлар дәвамында ул Исламның рухи кыйммәтләрен чагылдыра, бүгенгене мөселман дөньясы халыкларының бай тарихы һәм мәдә­нияте белән бәйләп тора. Бу көннәрдә һәр дин тотучының тойгылары һәм уйлары яктылыкка — миһербанлыкка һәм гаделлеккә, башкалар турында кайгыртучанлык күрсәтүгә омтыла.
Башкортстан мөселман өммәтенең күпкырлы эшчәнлеге изгелеккә юнәлтелгән. Бүген яңа мәчетләр төзелә, дини белем бирү системасы үсешә. Һәр елны мөселманнар хаҗ кыла, мәчетләрдә, туган җирнең иминлеген теләп, дога кылына. Республика мөселманнары гаилә кыйммәтләрен ныгытуга шартлар туды­руда, хәйриячелекне үстерүдә, экстремизмга каршы көрәштә тоемлы өлеш кертәләр...”
Читайте нас: