— Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! — диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов. — Һәммәгезне дә кунакчыл Башкортстан җирендә кайнар сәламлим! Бер ай элек Дүшәнбедә ШОС илләре саммиты оештырылды. Русия Президенты Владимир Путин да катнашкан очрашуда киләсе елда мондый дәрәҗәле чараның Башкортстанда үтәчәге игълан ителде. Саммитларга әзерлек кысаларында Уфада егерме чара үткәрү планлаштырыла. Шуларның берсе быел май аенда узды, бүген исә – икенчесе. ШОСның Яшьләр инновация форумы зур әһәмияткә ия. Анда яшь галимнәр фикер алышачак, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштырачак. Алар тәкъдим иткән инновация проектларының гамәлгә ашырылачагына ышаныч зур. Яшьләр — һәр илнең, һәр башлангычның киләчәге. ШОСның да яшьләргә таянуы, яшь буынга зур мөмкинлекләр ачуы игътибарга лаек.