Бүләкләнүчеләр арасында Чакмагыш, Әлшәй, Мәләвез районнарының хакимият башлыклары бар иде. Алар төбәктәге казанышлар, авыл хуҗалыгы үсеше һәм бу өлкәдә күрсәтелүче дәүләт ярдәменең нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Дамир Биглов “Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе” исеменә лаек булды.
— Районда соңгы елларда социаль юнәлештәге торак программалары яхшы эшли, — диде ул. — Быел без социаль яклауга мохтаҗларга 50 фатирлы ике йорт төзедек, аның ачкычларын аерым бер канәгатьлек белән тапшырабыз.
“Уфа трикотажы” җәмгыятенең генеральный директоры Римма Сафина Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына лаек булды.
— Башлыча хатын-кызлардан торган коллективта тәртип һәм пөхтәлек хакимлек итә, — диде ул. — Безнең башлангычлар, яңа идеяләребез күп. Бу җәһәттән республика җитәкчелеге ярдәмен һәрдаим тоябыз һәм илһамланып эшлибез.
Республикада игълан ителгән Мәдәният елында бу өлкәнең алдынгы хезмәткәрләре аеруча зур рухи күтәренкелек кичерә. Композитор Нур Даутов Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
— Безнең хезмәт илһамга бәйле, ә ул республикага кирәклегеңне, файдалы булуыңны тоюдан килә, — диде ул. Аның сүзләрен шундый ук югары бүләккә лаек булган язучы Галим Хисамов та куәтләде.