Яңа вазыйфага тәгаенләнде
Русия Федерациясенең хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Максим Топилин боерыгы белән Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе — Башкортстан Республикасының хезмәт буенча баш дәүләт инспекторы итеп Татьяна Николаевна Астрелина тәгаенләнде.Моңа кадәр Татьяна Астрелина республика прокуратурасының гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге өлкән прокуроры булып эшләгән.