Шаһит Ходайбирдинның туып-үскән төбәгендә — Күгәрчен районының Ходайбирде авылында әлеге чарада катнашучылар тәүдә язучы һәм публицист һәйкәленә чәчәкләр салды, музейда булды. Арытаба, традиция буенча, һәр лауреат үз агачын утыртты. Тантана Ялчы авылы клубында узды.
Быел премия юллауга 10 журналист тәкъдим ителгән иде, шуларның өчесе бүләккә лаек булды. “Молодежная газета” редакциясенең бүлек мөдире Людмила Кашапова — республиканың социаль-икътисади үсеш проблемаларын чагылдырган мәкаләләре, Сибай шәһәренең “Атайсал” гәзите редакциясе директоры һәм баш мөхәррире Хәйдәр Тапаков — “Тарат әле моңсу уйларымны...”, “Кызыл таң” редакциясе гәзитенең бүлек мөдире Олег Төхвәтуллин “Шатлыгым да, сагышым да — син авыл” дигән китапларына кергән публицистик язмалары өчен лауреат булдылар. Әйткәндәй, быелдан премиянең күләме, республика Президенты тәкъдиме буенча, ике тапкырга арткан, хәзер ул 100 мең сум тәшкил итә.
Күгәрчен районы хакимияте дә Шаһит Ходайбирдин премиясен булдырган. Быел ул ике журналистка — Гөлдәр Абдуллина белән Зөһрә Котлыгилдинага тапшырылды.
— Республикада публицистик мәкалә жанрына нигез салуда Шаһит Ходайбирдинның өлеше зур. Менә инде 24 ел дәвамында бирелеп килүче премия республика һәм район тормышына ямь өстәп, журналистларны дәртләндереп тора, — диде Салават Сәгыйтов.
Хөкүмәт премьер-министры урынбасары журналистлар сүз көченең әһәмияте зур икәнен дә ассызыклап үтте.
— Сочи шәһәрендә күптән түгел узган Журналистлар форумында республика журналистлары эшенә югары бәя бирелде. Башкортстан журналистикасы бик көчле дип билгеләнде. Әлеге премиянең булуы – матур күренеш, чөнки башка төбәкләрдә журналистлар өчен мондый күләмле премия юк, — диде Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Артур Дәүләтбәков.
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премия Журналистлар берлеге тарафыннан киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең иҗади эшчәнлеген дәртләндерү максатында 1989 елның 8 апрелендә булдырылды. 1996 елның 30 сентябрендә Министрлар кабинеты карары белән премиягә республика статусы бирелде һәм шуннан башлап аны тапшыру тантанасы Күгәрчен районында үтә. Шушы вакыт эчендә 80гә якын кеше шушы абруйлы премиянең лауреаты булды.