— Фәрит Фаткуллинның татар халкына күрсәткән игелеге бәяләп бетергесез, — диде Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов. — Мәйданнарда “мин — татар” дип кычкырып йөрүчеләрдән түгел ул. Милли рухиятне күңеле белән ихлас сөюче, әдәбиятны-сәнгатьне тирән аңлаучы шәхес тарихка кереп калырлык, вакыт җилендә җуелмас елъязмалары белән милләттәшләре алдында югары дәрәҗә яулады.
Хезмәттәшебезнең зур бүләккә лаек булуын ихлас хуплап, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов Алик Локмановка һәм Конгресс җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләрен юллады.
— Фәрит абыйга милләтебез шундый зур бүләген бирә икән, без моңа бик шат, — диде ул. — Милли журналистика аксакалы, энциклопедик белемле алыштыргысыз “эш аты”, һәр мәсьәләдә ышанычлы киңәшчебез, гадел һәм кечелекле остазыбыз яулаган дәрәҗә — “Кызыл таң”ның да уңышы. Гәзитебезнең тарихын гына түгел, бүгенгесен һәм иртәгәсен дә шундый шәхесләр билгели.