— Илнең дөньяда тоткан урынын фән, технологияләрнең, мәгарифнең үсеш дәрәҗәсе билгели, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Дмитрий Шаронов бүләкләү тантанасында. — Кызганычка каршы, әлегә фән җитештерү белән тыгыз бәйләнештә тормый. Фәнни эшләнмәләр белән бизнесның, инвесторларның да кызыксынуы мөһим. Бөтен технологияләрне дә чит илдән сатып алу дөрес түгел. Инновацияләр, яңа эшләнмәләр, технологияләр өчен үзебездә тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бу мөкатдәс эшкә сез зур өлеш кертәсез. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, мөһим фәнни ачышларны яше кырыктан узмаган галимнәр ясый. Яшь галимнәр үзенчәлекле фикер йөртә, зур ачышларны нәкъ алардан көтәләр. Мөгаен, киләчәктә дә сынатмассыз һәм төбәк үсешенә хезмәт итәрсез. Уңышлар сезгә!
Җиңүчеләрне Башкортстан Республикасы буенча федераль инспектор Николай Разбежкин тәбрикләде.
Грантка лаек булган яшь галим Нәүфәл Заһидуллин 37 яшендә зур казанышларга ирешеп өлгергән. Медицина фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт медицина университетының эчке авырулар пропедевтикасы кафедрасы профессоры ул. Германиянең Кельн шәһәрендә ике ел тәҗрибә туплап кайткан. Фәнни эшенең үзенчәлекләре турында түбәндәгеләрне сөйләде:
— Йөрәк тибеше ешаю — авыру билгесе, — ди Нәүфәл Шамил улы. — Фәнни эшем мондый үзгәрешләрнең сәбәбен ачыклауга һәм авыруны нәтиҗәле дәвалауга багышланган. Грант исәбенә эзләнүләремне дәвам итәчәкмен.
Әйткәндәй, унбер өлкә буенча җиңүчеләр ачыкланган. Конкурска кандидатлык диссертациясе темалары белән бәйле эшләр дә кабул ителгән. Яшь фән докторларына – бер миллион, фән кандидатларына 600 мең сум күләмендә грантлар тапшырылды. Галимнәр бу акчаны фәнни эзләнүләргә, тикшеренүләргә һәм тәҗрибәләргә генә юнәлтә ала.
Тантаналы чара бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.