-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь 2014, 21:22

Проектларга югары бәя бирелде

Русия компанияләренең әйдәүче экспертлары Уфада узган ШОС илләренең Яшьләр инновация форумында тәкъдим ителгән проектларны югары бәяләде.

“Изгелек корпорациясе” җәмгыятенең генеральный директоры, бизнесны, социаль проектларны үстерү өчен җәмәгать финанславын җәлеп итү буенча әйдәүче эксперт Анна Шарова: “Яшьләргә кагылышлы һәр эш, гадәттә, яртылаш көч салып кына эшләнүчән. Әмма Уфада үткән Яшьләр форумы турында болай дип әйтеп булмый. Оештыру, экспертлар сайлау һәм проектлар дәрәҗәсе буенча да — барысы да бик уңышлы булды. Башкортстан — сүздә генә түгел, гамәлдә заман һәм инновацияләр белән бергә баручы Русия төбәкләренең берсе”, — дип белдерде.
Белем бирү технологияләре өлкәсендә “Инновациягә ярдәм” венчур фонды директоры, форум эксперты Наталья Царевская-Дякина фикеренчә, мондый чараларны бөтен ШОС илләре катнашлыгында үткәрергә кирәк.
— Иң мөһиме — кабул ителгән резолюция нигезендә эшне форумнар арасында да дәвам итү. Икътисади, социаль һәм мәдәни критерийлар буенча ШОС илләре бер-берсеннән нык аерыла. Форум яшьләрнең белемен, акылын гомум хезмәттәшлек системасына кушу, берләштерү мөмкинлеге бирә, — диде ул.
“Энергостиль” компанияләр төркеменең Директорлар советы әгъзасы Татьяна Проскурина, форумга тәкъдим ителгән барлык проектлар да тормышка ашарлык һәм бизнес күзлегеннән дә, икътисади яктан да кызыклы, дип белдерде.
Читайте нас: