+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 октябрь 2014, 21:26

Учалыда — кыш

19 октябрьдә Учалыда кар яву нәтиҗәсендә 23 торак пункты һәм 5 мең кеше яшәгән шәхси йортлар төбәкләре электрсыз калган.

18 октябрьдән 19ына каршы төндә бозлы яңгыр ява, көчле җил чыга. Җиргә, түбәләргә, агачларга, электр линияләренә боз ябыша. Агачлар бозның авырлыгын күтәрә алмыйча җиргә ава. Үткән тәүлектә 28 миллиметр явым-төшем булды — бу октябрьнең уртача айлык нормасы (ай башыннан 49 миллиметр явым-төшем теркәлгән).
Учалы районы хакимиятендә Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең ике утырышы үткән. Анда шәһәрнең коммуналь һәм көнкүреш тәэминаты хезмәтләре вәкилләре табигать казасы нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар турында хисап тотты. Район территориясендә махсус бригадалар оештырылган, электр линияләрен ремонтлау эшләре бара.
Энергия тәэминаты хезмәткәрләре тырышлыгы белән психоневрология диспансеры һәм интернатында электр челтәре тергезелгән. Башка мөһим социаль объектларда электр линияләренә зыян килмәгән. Комиссия карары белән район территориясендә югары әзерлек режимы кертелде. Вакыйга нәтиҗәләрен бетерүгә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстандагы идарәсе җәлеп ителде.
Читайте нас: